Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында сөт җитештерү күләмен тәүлегенә 100 тоннага җиткерү планлаштырыла

Килеп туган икътисади кыенлыкларга карамастан, Алабуга районы аграрчылары беренчел планнарыннан баш тартырга җыенмый.

Мәсәлән, авыл халкының планында – Алабуга районында сөт җитештерү күләмен якындагы ике елда тәүлегенә 100 тоннага җиткерү. Бу районда 1600 баш терлеккә исәпләнгән яңа эре терлекчелек комплексы төзү нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Ферма Олы Качка авыл җирлегенең Малореченский бистәсе территориясендә урнашып, аның гомуми мәйданы 2300 гектар тәшкил итәчәк. Аны Удмуртиядән инвестор – “Мир” ҖЧҖ төзергә планлаштыра.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу проектны гамәлгә ашыру башланды инде. Хәзерге вакытта агрокомплекс территориясендә чәчү эшләренә керештеләр. Инвесторның планнарында – сөт җитештерүдән тыш, үз фермасында 600-700 гектар кукуруз үстерү, тагын 300 гектар арпа чәчәргә ниятли. Калган мәйданнарда күпьеллык үләннәр чәчеләчәк, дип хәбәр итәләр Авыл хуҗалыгы идарәсендә. Шулай итеп, яңа фермада терлекләргә азык турында кайгыртканнар инде. Булачак сөт комплексы бинасына килгәндә, бу этапта барлык әзерлек эшләре төгәлләнгән, дип сөйләде Алабуга районының Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Сафин.

– Яңа ферма проекты бүгенгә әзер. Яңа терлекчелек комплексы гына да тәүлегенә 45-50 тонна сөт җитештерер дип өметләнәбез. Чәчү эшләре тәмамланганнан соң, якынча 2-3 атнадан җир эшләре башланачак, ягъни бу, асылда, төзелешнең беренче этабы. Якын арада басуларга төзелеш техникасын чыгарырга ниятлибез.

Руслан Сафин сүзләренә караганда, яңа сөт фермасында терлек быел ук пәйда булачак – 2020 ел азагына кадәр монда кимендә 900 баш нәселле тана китерергә планлаштыралар.

Яңа агросәнәгать комплексы ачылу Алабуга районына республиканың башка районнары арасында сөт җитештерүнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев