Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында сугыш ветераны Мулла Нәҗиповны соңгы юлга озаттылар

Алабуга районы җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗиповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Бүген Ядегәр авылында Алабуга районының иң өлкән кешесен соңгы юлга озаттылар.
«Безнең районның иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗипов Мулла Нәҗип улы вафат булды. Алабугалылар Мулла Нәҗип улын шундый авыр тормыш сынауларына да карамастан ачык күңелле булып калуы, җиңел холкы, аралашучанлыгы өчен бик хөрмәт иттеләр һәм яраттылар. Яшьләр белән очрашуларда ул, чын каһарманлык һәм батырлык үрнәге буларак, һәрчак көтеп алынган кунак иде. Мулла Нәҗипов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Ветеранның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Геройга мәңгелек истәлек!» — диде Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев.
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да Мулла Нәҗиповның якыннарының кайгыларын уртаклашты. 
Ветеран белән хушлашырга аның туганнары һәм якыннары, шулай ук Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков килде.
«Әтием алтын кеше иде. Бер гасыр чиген — йөз яшьне узган кешеләрнең берсе иде ул. Тормышы авыр булды, күп нәрсәне күрергә туры килгән аңа. Җиңү көнен бик көткән иде, тантаналар булмавына борчылды», — дип сөйләде ветеранның улы Урал Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев