Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

1 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4595 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 19 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган. 
Казанда 31 кеше вирус йоктырган. Биектау, Яшел Үзән, Питрәч районнарында икешәр очрак ачыкланган. Алексеевск, Кукмара, Яңа Чишмә районнарында берәр очрак теркәлгән. 
1 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4595 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3446 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 36 кеше. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев