Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында урып-җыю эшләре тәмамланды

Алабуга районында бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю 100 процентка төгәлләнгән.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы быел бер гектардан 32 центнер тәшкил иткән. Бу — район буенча уртача күрсәткеч, «Нократ таңнары» ҖЧҖендә ул 44,1, «Яшь көч» агрофирмасында — 39, «Мир» ҖЧҖендә 35,8 центнерга тиң.
Көзге бодайның һәр гектары 36,9 центнер ашлык биргән. Сабан бодае уңышы гектарыннан 32,9 центнер, арыш — 32шәр, тритикале — 67 центнер булган.
— Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю тәмамланса да, кырларда эш әле җитәрлек, — дип билгеләп үтте район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Косов. — Иң беренче чиратта, якын көннәрдә 4800 гектарда көзге культуралар чәчүне төгәлләргә кирәк, бу планлаштырылган мәйданнарның 91 процентын тәшкил итә, арыш чәчү планы 105 процентка үтәлде.
Туфракны эшкәртү дүрттән бер өлешкә башкарылган. Әлеге агрочараны «Яшь көч» агрофирмасы игенчеләре — 56, «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖ — 52, «Башак» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы 38 процентка үтәгән.
Барлык мәйданнарның яртысыннан диярлек (138 гектар) бәрәңге алынган, аның уңышы бер гектардан 290 центнер тәшкил итә. Кәбестә 80 гектардан (71 процент) җыеп алынган, аны «Нократ таңнары» ҖЧҖендә гектарыннан 300әр центнер алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев