Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ялгыз пенсионерлар өчен “кайнар линия” эшли

Соңгы вакыйгалар яктылыгында ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен азык-төлек яки дарулар сатып алу зур проблема булып тора.

Өстәвенә, медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, коронавирус нәкъ менә өлкән буын вәкилләре өчен аеруча куркыныч тудыра. Шуңа күрә Алабугада ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен шушы көннәрдә “кайнар линия” эшли башлады. Бу карар коронавирус ситуациясе буенча штаб утырышында кабул ителде.

Өлкән яшьтәге алабугалыларга ун студент-волонтер ярдәм итәргә әзер, алар кибеткә яки даруханәгә бара ала. Җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Надежда Грахова аңлатып узганча, барлык волонтерлар да ышанычлы.

“Кайнар линия” телефоннары: 7-58-12 (“Ышаныч” үзәге) һәм 3-03-45 (башкарма комитет). Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 8дән сәгать 17кә кадәр кабул ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген районда 2340 ялгыз пенсионер яши. Авылда яшәүче ялгыз пенсионерларга килгәндә, алар авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан аерым контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев