Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында янгын куркынычы белән бәйле чаралар кырысланачак

Алабугада район башлыгы катнашында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.

Штаб утырышында Алабуга районының урман фонды территориясендә транспорт чаралары керүне булдырмау буенча күзәтчелек органнарын активлаштыру мәсьәләсе күтәрелде. «Вәзгыять яхшырмый, ул начарлана гына, мин борчылам», — диде район башлыгы утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. «Янгынны сүндерү — иң соңгы чик, аны булдырмый калырга кирәк», — дип өстәде Рөстәм Нуриев.

Ул шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм башка күзәтчелек органнарына урман янгыннарын кисәтү буенча эшне көчәйтергә кушты. Өстәвенә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сентябрь ае коры булыр дип фаразлый.

Күп кенә алабугалылар машиналарда урманга килә, учаклар үрчетә һәм шашлык кыздыра, шул рәвешле янгын куркынычы тудыра. Шулай ук муниципаль контроль һәм штраф санкцияләре эшен көчәйтергә, урманга керүне тыя торган аншлаглар куярга кирәк, дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

6 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында 4 һәм 5 класс янгын чыгу куркынычы игълан ителде. Алабуга районында алар 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев