Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар кую дәвам итә

Әлеге акция Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты акчалары хисабына үткәрелә.

Алабуга районында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан социаль якланмаган гражданнар яши торган йортларда янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар кую дәвам итә. 

Йортларда һәм фатирларда мондый җайланма урнаштыру — янгыннарда кеше үлемен кисәтүнең ышанычлы алымнарының берсе булып тора. Бу — көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен булдырылган махсус приборлар. Бүлмәдә булган бер җайланма ярдәмендә янгын чыгуын вакытында күреп калырга була. Алар хәтта нык йоклаган кешене дә уятырга сәләтле. Шуңа күрә мондый җайланма һәр йортта булырга тиеш, дип искәртә яныгн сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.

Извещатель урнаштыру нинди дә булса махсус күнекмәләр таләп итми, шул ук вакытта бәясе дә зур түгел, теләге булган һәр кеше моны мөстәкыйль рәвештә эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев