Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 апрелендәге 242нче санлы “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында”гы Карары белән 2020 елның 10 апреленнән 17 майга кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда түбәндәгеләрне эшләү тыела:

- корыган үлән һәм чүп-чар яндырырга;

- ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләргә; торак пунктлар территориясендә, урман янгыннары куркынычы булган урыннарда, урман кишәрлекләре белән чиктәш торган бакчачылык ширкәтләрендә, балаларны сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, савыктыру оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман парклары зоналарында, торфлы участокларда һәм урманга якын булган ачык территорияләрдә 1-3нче класслы пиротехника әйберләре кулланырга.

Алабуга районы территориясендә урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар:

- Поспелово авылы;

- Мальцево авылы;

- Луговой бистәсе;

- Тарловка авылы;

- Танайка-2 микрорайоны;

- 4-10 микрорайоны;

- “Урман аланы” (“Лесная поляна”) бистәсе;

- “Три медведя” бистәсе;

- “Сосновка” микрорайоны.

Алабуга районы территориясендә урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык ширкәтләре һәм берләшмәләре:

- “Дружба” ДПК

- “Весна” СНТ

- “Горный” СНТ

- “Прикамский” СНТ

- “Восточный” СНТ

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары гражданнар өчен – 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев