Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында юл кагыйдәсен бозучыларны дирижабль ярдәмендә ачыклыйлар

Кичәге рейд барышында 9 хокук бозучы тотылган. 

Алабуга районында кичә дирижабль катнашында профилактик чара узды. М7 Идел автомобиль юлының ремонт эшләре бара торган 1000-1011 чакрымында, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан рейд үткәрелде. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланды, РФ КоАП 12.15 ст.4 ө. буенча административ материаллар төзелде, ул 5000 сум күләмендә штраф яки 4-6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсен кабат бозганда 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев