Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында үз штрафлары турында «оныткан» 300ләп граждан ачыкланган

Ике ай эчендә штраф түләмәсәң, полиция хезмәткәрләре беркетмә төзергә хокуклы.

Алабуга дәүләт автоинспекторлары даими рәвештә рейдлар үткәрә һәм законда каралган срокта штрафларын түләмәгән машина йөртүчеләрне ачыклый. 
Агымдагы елның гыйнварыннан Алабуга районда үз штрафлары турында «оныткан» 300ләп граждан ачыкланган. Исегезгә төшерәбез, ике ай эчендә аларны түләмәсәң, полиция хезмәткәрләре РФ КоАП 20.25 статьясы буенча беркетмә төзергә хокуклы. Әлеге маддә түләнмәгән административ штраф суммасыннан икеләтә күләмдә административ штраф салуны яки 15 тәүлеккә кулга алуны һәм мәҗбүри эшләрне күздә тота. Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, җәза чарасы сыйфатында ешрак икеләтә күләмдә штраф түләтү билгеләнә.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев