Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының авыл җирлекләрендә башлыклар алышынды

Бу атнада Алабуга районының барлык авыл җирлекләрендә оештыру сессияләре узды. Аларда элеккеге авыл җирлеге башлыклары кандидатураларын расладылар һәм яңа башлыкларны сайладылар.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашында узган сессиядә авыл җирлекләренә депутатлар сайлау нәтиҗәләре дә игълан ителде. Шулай итеп, дүртенче чакырылыш Костенеево авыл җирлеге Советына 10 депутат сайланды.
Костенеево авыл җирлегенең яңа башлыгы итеп Сергей Александрович Зеленовский билгеләнде. Ул 1963 елның 18 гыйнварында Алабугада туган. Отставкадагы милиция подполковнигы. Соңгы эш урыны — «Дружба» дача кулланучылар кооперативы рәисе. Ун ел Котловка авылында яши.
«Без депутатлар белән бөтен эшне планлаштырдык. Төп бурычыбыз — авыл җирлеге алга таба да чәчәк атсын өчен, базаны ныгытуны дәвам итү,» — дип ышандырды Сергей Зеленовский. — Бүген һәр авыл җирлегенә кадәр диярлек, ә алар бишәү — Котловка, Свиногорье, Казиле, Покровское һәм Костенеево — асфальт җәелде. Яхшы клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар»,— дип өстәде җирлек башлыгы.
Татар Дөм-Дөме авыл җирлегенең яңа башлыгы исә бу вазифада 15 ел эшләгән Рафаэль Бәдретдиновтан күпкә яшьрәк.
«Китүе кыен түгел, минем урынга яшь кадрлар килә. Сораулар килеп туа икән, һәрвакыт безгә киңәш сорап килә алачаклар. Әйтергә кирәк, 15 ел эчендә шактый эшләр башкарылды. Иң авыры клуб төзелеше булды, чөнки ул җирле бюджет акчасына төзелде. Авыл яшәсен, яшьләр бирегә кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Авылда да, шәһәрдәге кебек үк, бөтен мөмкинлекләр дә бар», — диде Рафаэль Бәдретдинов.
Җирлекнең яңа башлыгы Рөстәм Әмир улы Һадиуллинга нибары 35 яшь. Өйләнгән, кызы бар. Татар Дөм-Дөме авылында яши. Ул шулай ук депутатлар тарафыннан бертавыштан җирлек башлыгы вазифасына сайланды.
«Әлбәттә, дулкынланам, ансыз булмый. Башланган эшләрне дәвам итәргә кирәк. Татар Дөм-Дөме авыл җирлегенә ике авыл керә: Айталан һәм Дөм-Дөм. Беләм, бу бик җаваплы эш. Моңа кадәр Лаешта авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләдем. Киләчәккә планнар зурдан. Авыл алга таба да үссен, чәчәк атсын өчен бөтен көчне куярга исәп», — диде Рөстәм Һадиуллин.
«Бу синең юлыңдагы бик зур этап. Аны лаеклы үтәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Авылда агрофирма булса, мондый җирлек үлми. Ә Дөм-Дөмдә ул бар. Шуңа күрә авылны үстерергә, гореф-гадәтләрне сакларга, алга барырга кирәк. Яшь һәм энергияле кеше буларак, яңа юнәлештә эшләячәгеңә ышанам, шул ук вакытта, әлбәттә, өлкәннәр тәҗрибәсен дә исәпкә алып», — диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Танай авыл җирлегендә дә яңа башлык сайланды. Хәзер бу вазифаны Галина Николай кызы Праздникова башкарачак.
«Килешәм, бу миссия бик авыр. Петр Алексеевич белән бергә тупланган тәҗрибә һәм күнекмәләр миңа киләчәктә бик кирәк булачак. Шундый көчле, зирәк һәм җаваплы җитәкчедән эстафетаны кабул итү минем өчен зур дәрәҗә. Әйе, безнең җирлектә хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел. Бу юнәлештә эшләячәкбез, планнар төзелгән инде. Киләсе елга урамнарны яктырту системасын өстәмә рәвештә яңартачакбыз. Танайка һәм Колосовкада фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырылган», — диде Галина Праздникова.
Шулай ук Поспелово һәм Олы Качка авыл җирлекләрендә башлыклар алмашынды. Поспелово авыл җирлеген Айдар Мотыйгулла улы Хамаев, Олы Качка авыл җирлеген Мәгъсүм Мәхмүт улы Галәвов җитәкләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев