Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының авыл хезмәтчәннәре мини-фермалар төзү программасында катнашачак

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Төп тема — район территориясендә «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр» республика программасын гамәлгә ашыру. Субсидияне терлек асрау өчен сарайларны яңартырга теләүчеләр, шулай ук аларны савым сыерларының баш санын арттыруга исәп тотып яңартучылар алырга мөмкин. 
Программа республикада берничә ел гамәлгә ашырылуга карамастан, моңа кадәр Алабуга районы халкы анда катнашмады. Бүгенге көндә программада катнаша ала торган җиде кеше билгеләнде. Аларның һәркайсына районнан 50 мең сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев