Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Бехтерево авыл мәдәният йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Ремонт эшләрен 1 майга тәмамлау планлаштырыла.

Бехтерево авылы мәдәният йортында ремонтның яртысы диярлек төгәлләнгән. Җирлек башлыгы Николай Кусаев хәбәр иткәнчә, хәзер түбәне ремонтлау эшләре бара. Шулай ук бина эчендә дә эшләр бара: диварларны штукатурлыйлар, бүлмәләр арасындагы ишекләрне алыштыралар, яңа түшәмнәр эшләү өчен конструкция булдыралар. Ремонт эшләрен 1 майга тәмамлау планлаштырыла.
Билгеләп үтик, клубны ремонтлау авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Ремонт ясау үтенече белән авыл халкы гыйнвар аенда узган хисап сессиясе вакытында район җитәкчесенә дә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бехтерево авылы иҗади шәхесләргә бай, авылда үз ансамбльләре бар, шуңа күрә анда мәдәни тормыш кайнап тора. Яңартылган клуб ишекләре ачылу һәвәскәрләрнең яңа көч белән эшли башлавына этәргеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев