Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Бехтерево авыл мәдәният йортын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә

Бүгенге көндә идәннәр, электр челтәрләре алыштырылган, фасад штукатурланган һәм буяу эшләре башланган. Гомумән, шактый күп эш башкарылган.

Безгә аңлаешлы сәбәпләр аркасында күпмедер вакытка ремонт эшләре туктатылган, әмма хәл нормальләшкәннән соң, алар, әлбәттә, яңартылачак. Башкача мөмкин дә түгел – ярты гасырлык тарихы булган клубны яңартуны бөтен авыл көтә. 

– Санузелны ремонтлый башладык: кафель җәйдек, септик ясадык. Элек клубта бәдрәф юк иде, ә безгә кешеләр күп йөри бит − балалар да, өлкәннәр дә. Әлбәттә, бик кыен булды. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителәчәк, – ди клуб мөдире Диана Агаева.

Аның сүзләренә караганда, клуб 1969 елда ук төзелгән һәм бик начар хәлдә булган. Төп проблемаларның берсе – бинаның түбәсеннән су агуы була.

Мәдәният учреждениесен ремонтлауны аның хезмәткәрләре генә түгел, авыл халкы да түземсезлек белән көткән. Ремонт ясау үтенече белән авыл кешеләре гыйнвар аенда узган хисап сессиясе вакытында район җитәкчесенә дә мөрәҗәгать итте. Бехтерево халкы бик иҗади, һәм клуб беркайчан да буш тормый икән.

Безнең клубта 12 түгәрәк эшли (бию, рәсем ясау, нәфис сүз), Сударушка халык ансамбле – безнең горурлыгыбыз. Родничок ансамбленә балалар йөри, яшь талантларыбыз җырлый, инструментларда уйный. Гомумән, кешеләр клубка яратып йөри, – дип уртаклаша Диана Николаевна.

Мәдәният йортына яшьләр дә бик теләп килә. Алар дискотекаларга һәм төрле чараларга җыела. Мөдир әйтүенчә, ул эшкә бер минутка да соңга калмаска тырыша, чөнки шунда ук яшь авылдашларыннан клуб ачыламы-юкмы дигән сораулар белән шалтыратулар башланачак.

– Алар музыка тыңларга, биергә, аралашырга ярата. Өстәл теннисы өчен өстәлебез дә бар, ул беркайчан да буш тормый. Кайвакыт хәтта бәхәсләр дә туа, бу юлы уйнарга кемнең чираты икәнен ачыклыйлар, – диде ул.

Хәзер бөтен халык һәм клуб хезмәткәрләре яңартылган бинада мәдәни тормышның яңа көч белән башланып китүен түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев