Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының өч бакчасында капиталь ремонт бара

Җәй уртасына өч балалар бакчасы, икесе – шәһәрдә һәм берсе – районда – зур үзгәрешләр кичерәчәк. Биредә ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

Сүз 13нче, 18нче балалар бакчалары һәм Танайка балалар бакчасы турында бара. 13нче “Снежок” балалар бакчасы бинасы 1966 елда төзелгән. 1990нчы елларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен компенсацияләүче балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Биредә капиталь ремонт булмаган, һәм еллар узган саен бинаның искерүе гаҗәп түгел. Иң проблемалы урыннар – түбә һәм азык-төлек блогы.

– Барлык өч төркемдә дә җылы идәннәр урнаштырылган иде инде, өстәвенә, җылылык системасы да өлешчә алыштырылды. Бүген эшләр дәвам итә. Моннан тыш, электр чыбыклары, шул исәптән урам яктыртуы, янгынга каршы һәм сак системалары тулысынча алыштырылачак. Хәзер түбәне төзекләндерәләр. Әгәр элек ул яссы булса, хәзер кар һәм яңгыр сулары агып төшсен өчен авышлыгы бар, кышын кар тоткарланмаячак. Фасад, фундамент һәм отмосткалар җылытылачак һәм яңартылачак. Ишекләр киңрәк ачылырлык итеп эшләнәчәк, чөнки балалар бакчасына коляскада утырып йөрүче балалар да йөри. Бина эчендә косметик ремонт ясалачак. Бездә дүрт мастер эшли. Процесс бик тиз бара, – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Гөлнара Сафина.

Балалар бакчасына мөмкинлекләре чикләнгән 28 бала йөри. Ремонт чорына бер төркемне һәм музыка залын япканнар. Әгәр дә бу балалар бакчасында кайбер балалар белән дәресләр дәвам итә икән, 18нче “Карлыгач” балалар бакчасы ремонтка ябылган. Биредә тулысынча идәннәрне, диварларны һәм түшәмнәрне сүтү башкарыла.

– Балалар бакчасы бинасы 1969 елда төзелгән. Сез аның бик начар хәлдә булуын үзегез дә күрдегез һәм хәзер аны капиталь ремонтлауга без бик шат. Хәзер мастерлар диварларны буяуга әзерлиләр. Җылыту, электр белән тәэмин итү һәм канализация системалары тулысынча алыштырылачак. Фасадны җылытачаклар һәм аны фактур шпатлевка белән каплаячаклар. Ремонт чорына 139 бала башка балалар бакчаларына билгеләнде, 29ы – ата-аналар теләге буенча өйдә, – ди мөдир Наталья Шабалина.

Танайка балалар бакчасында бүген шулай ук ремонт эшләре тулы куәтенә бара – бинаның фасады җылытыла (ул 1978 елда төзелгән), электр белән тәэмин итү, канализация системалары алыштырыла, санузелларда кафель салына.

Балалар бакчаларында ремонт эшләре февраль аенда башланды, һәм аларны җәй уртасына тәмамлау планлаштырыла. Ремонтка акча республика һәм җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән. Барлыгы 60 миллион сум тирәсе.

Быел шулай ук Горький урамында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелешен башлау планлаштырыла. Төзелеш “Демография” милли проекты ярдәмендә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев