Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Костенеево авылында ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә сквер төзелеп килә

Скверны төзү турында карар авыл халкы җыенында кабул ителгән.

Костенеево авылында ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә сквер төзелеп килә. Бу эшкә акчаны үзара салым программасы кысаларында авыл халкы үзе җыйган.
Скверны төзү турында карар авыл халкы җыенында кабул ителгән. Аның уртасында җирдә вак таштан түгәрәк салынган, ә аннан як-якка кояш нурларына охшаган юллар китә. Алар арасында клумбалар барлыкка киләчәк, эскәмияләр урнаштырылачак, шулай ук бакчада фонарьлар барлыкка киләчәк дип планлаштырыла. Моннан тыш, түгәрәкнең үзәгендә ылыслы агач утыртырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, кыш көне биредә яңа ел чараларын уздырырга мөмкин булачак, дип сөйләде Костенеево авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Татьяна Минеева.
Ике атна элек төзелә башлаган сквер әлегә әзер түгел. Үзара салым программасы буенча җыелган акчалар, ә бу 500 мең сумга якын, юлларны төзекләндерүгә тотылган инде. Татьяна Минеева билгеләп үткәнчә, чираттагы гражданнар җыенында авыл халкы әлеге территорияне алга таба төзекләндерү өчен акча җыю турында карар кабул итәргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев