Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Танайка авылында яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк

Танайка авылындагы 190 квадрат метр мәйданлы яңа табиб амбулаториясе 2540 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

Якын арада Танайка авылында яңа модульле табиб амбулаториясенең фундаментын монтажлау башланачак.

Аны төзү 2020 елда республика халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Танайка авылындагы 190 квадрат метр мәйданлы яңа табиб амбулаториясе 2540 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда районда ике фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырылган иде — Колосовка һәм Танайка авылларында. Сүз уңаеннан, 2019 елда әлеге программа буенча Хлыстово авылында модульле ФАП, 2018 елда — Күклек авылында ФАП, шулай ук Шәһәрчек урамында 2нче офис (амбулатория) төзелде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев