Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының төбәк поселокара юлларын зур үзгәрешләр көтә

Биредә юл билгеләре куярга, иң проблемалы участокларда чокырларны ямау эшләрен башкарырга, барьер киртәләре, автопавильоннар урнаштырырга, кереп туктау урыннары булдырырга планлаштыралар.

Әлеге планнарны яңа подрядчы тормышка ашырачак. Бу елның гыйнварыннан төбәк юлларына хезмәт күрсәтү “Алексеевскдорстрой” ААҖнә тапшырылды.

– Эшләр күп, төбәк юлларына кереп туктау урыннары һәм автопавильоннар җитми, без аларның санын 30 процентка арттырырга планлаштырабыз, – дип сөйләде “Алексеевскдорстрой” ААҖнең Алабуга участогы начальнигы Динар Җаббаров. – Хәзер безнең хезмәткәрләр берничә участокта металл киртәләрне алыштыру белән мәшгуль. Әйтик, Котловка һәм Поспелово кебек торак пунктларга алып баручы юлда. Планнарда – 4200 метр металл барьер киртәләрне алыштыру, 2000 метрга якынын алыштырдык инде.

Динар Җәббаров сүзләренә караганда, якын арада төзүчеләр берничә проблемалы участокта чокырларны ямау эшләрен башкарырга ниятли. Сүз уңаенда, кайбер урыннарда бу эшләр төгәлләнгән инде. Әйтик, Морт, Үмәк һәм Олы Качка авылына илтүче юлда. Алабуга участогы җитәкчесе аңлатуынча, чокырларны ямау эшләре агым-инъекция ысулы белән башкарыла. Алабуга районы юллары өчен бу методика – яңа. Шулай ук төзүчеләргә асфальт өслеген эшкәртү буенча да зур эш башкарасы бар.

– Юл читләрен төзекләндерүне дә планлаштырабыз. Грейдер ярдәмендә артык грунтны кисеп, аны җитмәгән урыннарга салачакбыз, ягъни тигезләячәкбез. Откосларны норматив хәлгә китерүне без Алабугага керү юлында планлаштырдык. Яңа автопавильоннарга килгәндә, Алабуга районында без аларны кимендә җидене урнаштырачакбыз.

Динар Җәббаров сүзләренә караганда, эшләрне алар төзелеш сезоны ахырына, ягъни көз уртасына кадәр төгәлләргә планлаштыра. Кешеләр һәм техника җитәрлек, дип ышандырды әңгәмәдәшебез. Аның сүзләренә караганда, төбәк юлларына хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләрнең сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен 80 кеше һәм өч дистәгә якын махсус техника бар: мәсәлән, 13 үзбушаткыч, 4 автогрейдер, экскаватор, дүрт МТЗ тракторы, төягеч һәм бульдозер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев