Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга рестораторлары медицина хезмәткәрләренә ярдәм итә

Бу катлаулы вакытта шәһәргә берьюлы берничә җәмәгать туклануы объекты ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Тиз туклану челтәре рестораны “Безгә булышучыларга ярдәм итәбез” программасын башлап җибәрде. Программа көн саен һәр “Ашыгыч ярдәм” машинасына өч бушлай төшке аш алырга мөмкинлек бирә. “Бу – тәүлегенә 36 порция, атнага – 252”, – дип хәбәр итте Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров.

Тагын бер ресторанда медиклар өчен төшке аш һәм аны китерү – шулай ук бушлай. Аның идарәчесе сүзләренә караганда, көн саен Алабуга Үзәк район хастаханәсе һәм сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре төшке ашка заказ бирә ала.

“Транснефть-синтез” шәһәргә керү юлларында тәүлек буе кизү торучы алты постны кайнар аш белән тәэмин итү өчен азык-төлеккә түләде. Аш-суны мәктәп ашханәләрендә әзерләделәр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев