Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Роспотребнадзорында коронавирус ситуациясе турында сөйләделәр

8 июньнән бүгенге көнгә кадәр коронавирус инфекциясе белән авыручы өч кеше ачыкланды.

Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус йоктыруның 179 очрагы ачыкланган. Яңа инфекциядән 12 кеше үлгән. 8 июньнән башлап бүгнеге көнгә кадәр өч кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Мондый мәгълүматны Роспотребнадзорның Алабуга районы буенча идарәсендә бирделәр. 

«Татарстанда яшьләр арасында авыручылар саны арта. Моңа актив җәй сәбәпче. Яшьләр күңел ачу үзәкләренә, кафеларга йөри. Шуңа күрә гражданнарга да, объектларга да күрсәтелгән барлык санитар нормаларны үтәвегезне сорыйбыз. Бары тик уртак көч белән генә локдаунны булдырмый калдырырга мөмкин. Барлык күрсәтмәләр дә үз көчендә кала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 208 нче карары буенча җәмәгать урыннарында битлек режимы гамәлдә. Шуңа күрә ул үтәлергә тиеш», — дип сөйләде «Роспотребнадзор» ның ТР буенча идарәсенең Алабуга районындагы территориаль бүлеге башлыгы Роза Салихова. 

Шулай ук Роспотребнадзорда алабугалыларга прививка ясатырга киңәш иттеләр. Вакцинация -йогышлы авырулардан саклауның иң ышанычлы ысулы. 
Шулай ук чит илләрдән кайтканнан соң, алабугалылар коронавируска анализ бирергә һәм дәүләт хезмәтләре порталына мәгълүматларны кертергә тиеш. Үтәмәгән очракта, административ беркетмә төзелә. Шулай итеп, әлеге хокук бозу өчен 9 алабугалыга штраф билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев