Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Санкт-Петербургта Сабантуй уздырачак

Алабугалылар быел 14 июньдә Санкт-Петербургта узачак Сабан туен оештыручыларның берсе булдылар.

Анда Петербург һәм Ленинград өлкәсе губернаторлары катнашачак.

Район башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, алабугалылар Татар милли ишегалдын күрсәтәчәк, анда татар һәм керәшен йортлары, агач сыннар, шулай ук шәһәребез җитештерүчеләренең товарлары белән сату-күргәзмә оештырылачак.

Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов, мәдәни коллективлар һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте катнашында зур күңел ачу программасы әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев