Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга сайлау округын алыштыра

Шәһәр һәм район моңарчы Чаллы сайлау округына керсә, хәзер исә Алабуганы Казанның Идел буе районы белән берләштерергә телиләр.

"Бу округта сайлаучылар саны артты, шунлыктан Алабуганы яңа округка күчерү ихтыяҗы туды", - ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова.

Шунысын да искәртик: һәр округка 500 меңгә якын сайлаучы туры килә. Әгәр аларның саны 10 проценттан артып китсә, сайлау округындагы шәһәрләрнең берсен икенчесенә күчерәләр. Округлар схемасын Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев