Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәр Советының V сессиясендә депутатларга таныклыклар һәм значоклар тапшырылды

Шәһәрнең 2021 ел һәм 2022-2023 елларга планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразын шәһәр Советы сессиясендә Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов тәкъдим итте.

Икътисадтагы вәзгыятькә карамастан, Алабуга сәнәгать җитештерүе индексы узган елга карата уңай динамика күрсәтә. Әлеге күрсәткечне формалаштыруда «Алабуга» МИЗы мөһим роль уйный, анда бүгенге көндә резидент сыйфатында 57 компания теркәлгән, шуларның 33е җитештерү эшчәнлеге алып бара.

Коронавирус таралу шартларында кече һәм урта бизнес зыян күрде.

— Язын, карантин чорында җитди югалтулар сизелде, әмма диверсификацияләнгән икътисад, ягъни «Алабуга» МИЗында эшләүче 33 резидент, шулай ук тулаем нефть һәм азык-төлек тармагындагы предприятиеләр, икътисадны тиешле дәрәҗәдә саклап кала алды. Кайбер районнарда салым өлешендә югалтулар 30 процентка кадәр җитә дип әйтә алам, бездә федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы тарафыннан кертемнәр зур роль уйный, − диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Ел башыннан эшсез гражданнар саны арткан һәм 1 октябрьгә 1873 кеше тәшкил иткән. Бүгенге көндә аларның саны кимегән.

− Без кирәкле квалификацияләре булган тар профильле белгечләр җитмәвен күрәбез, — дип билгеләп үтте Тимур Никонов.

Ул шулай ук үзенең докладында кайбер күрсәткечләргә тукталды.

Сессия шәһәр Советы депутатларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев