Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәрендәге 29нчы балалар бакчасы — иң яхшыларның берсе

Бүгенгә кадәр белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге сыйфатының төрле күрсәткечләре буенча ул һәрвакыт алда һәм бу дәрәҗәне сакларга тырыша.

Мәгарифнең эчтәлеге тәрбияләнүчеләр тарафыннан белем алуга гына түгел, ә аның танып-белү сәләтен үстерүгә, әйләнә-тирә мохиттә үз урынын табарга өйрәнү шартларында, балаларның төрле эшчәнлеге субъекты буларак, шәхес үсешенә юнәлдерелгән булырга тиеш. Балага һәм аның мәнфәгатьләренә игътибарлы булу, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәр бала һәм хезмәткәр шәхесен үстерүне тәэмин итә торган шартлар, нәтиҗәле эшчәнлеккә этәргеч булдыру — дифферециальләшкән нигездә педагогик эш барышының асылы, шәхес тәрбияләүнең төп асылы ул.
29нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1988 елда тәүге тапкыр балаларга һәм аларның әти-әниләренә үз ишекләрен ачты. Беренче көннәрдән башлап, балалар бакчасы коллективы тарафыннан тәрбияләнүчеләр өчен уңай шартлар булдыру, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси культура нигезләрен формалаштыру, һәръяклы психик һәм физик үзлекләрен ныгыту, тормыш иминлеген саклау, мәктәптә укырга һәм җәмгыятьтә яшәргә әзерлек, фәнни-техник һәм иҗади потенциалны үстерү, мәктәпкәчә балаларны яшьтән үк һөнәр сайлауга юнәлтү буенча эш алып барыла.
Безнең балалар бакчасы белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге сыйфатының төрле күрсәткечләре буенча һәрвакыт алдынгылар рәтендә һәм бу күрсәткечләрне сакларга тырыша. Алабуга шәһәрендә ул — иң яхшы балалар бакчаларының берсе, моны күп санлы Россия, республика, муниципалитет дәрәҗәсендәге грамоталар, рәхмәт хатлары, дипломнар, ә иң мөһиме: балалар бакчасыннан чыккан балаларның уңышлары дәлилли.
Шуны да әйтергә кирәк: «Алтын балык» балалар бакчасы, төбәктә, Яр Чаллы шәһәре IT-паркында урнашкан «Кванториум» балалар технопаркы белән баланың шәхси белем алу юнәлешен һәм балаларның төп һәм өстәмә белем алуларын тормышка ашыру буенча челтәрле үзара эшчәнлек буенча килешү төзегән бердәнбер бакча булып тора. Әлеге проект күп санлы халыкара, Бөтенроссия, республика дәрәҗәләрендә үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә, форумнарда җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә һәм танылган профессорлар Оксана Ушакова, Христо Кючуков, Людмила Моисеева, Татьяна Волосовец, Франция мәгариф министрлыгы баш инспекторы Роберт Просперини һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә.
Шулай ук балалар бакчасында телләргә һәм туган як мәдәниятенә махсус игътибар бирелә. Идел буе һәм дөньядагы башка халыкларның милли-мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле бәйрәмнәр, иртә һәм кичәләр, конкурс һәм бәйгеләр оештыру һәм үткәрү янәшәбездә яшәүче төрле милләтләргә, аларның телләренә генә түгел, гомумән, тел культурасы белән кызыксынуны арттыра.
Балага тулаем дөньяны танып белү хас булганга, безнең балалар бакчасы, бала күңелендә бу дөньяның тулы бер сурәтен булдырыр өчен, заманча шартларда тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү эшчәнлеген төзи. Әлеге модельнең бер өлеше — белем бирүгә интегратив-коммуникатив якын килү. Ул баланың билгеле бер яшь үзенчәлекләренә туры килгән төрле дисциплиналарны һәм эш төрләрен берләштерү процессында коммуникатив аралашу булдыруга нигезләнә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү буенча инновацияле программаларны һәм технологияләрне тормышка ашыруда нәкъ менә шундый комплекслы якын килү яхшы нәтиҗәләр бирә һәм уңышка этәрә ала. Балаларны ярату, белем бирү, аларны сәламәтләндерү, уртак ачышлар ясау, яңалык кертү, гаилә белән тыгыз элемтәдә тәрбияләү — безнең эшчәнлекнең төп принциплары.
Яратып каршы алабыз, горурланып озатабыз! 
Эльмира АЛИЕВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев