Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең 4 микрорайонында төзелеп килүче яңа йорт тиздән яшәүчеләрен кабул итәчәк

Объектны тапшыруның якынча вакыты — 2020 елның 30 июне.

4нче микрорайонда Автомобильчеләр урамы буенча төзелеп килә торган торак йортның файдалануга тапшырылуына кадәр инде аз гына вакыт калып бара.
Ул 81 гаиләгә исәпләнгән. Объектны тапшыруның якынча вакыты — 2020 елның 30 июне. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең Төзелеш мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Руслан Газизов хәбәр итте.
Әмма, аның сүзләренә караганда, бу мөмкин булсын өчен шәһәргә подрядчыны алыштырырга туры килгән. Моңа кадәр торак йортны төзү белән «Стройинвест» ҖЧҖ фирмасы шөгыльләнгән. Подрядчы оешманың бурычлары булуы һәм графиктан бер айга калышуы сәбәпле, шәһәр җитәкчелеге әлеге проектны башкаручыны алыштырырга дигән карар кабул иткән. Шулай итеп, бу атна башыннан эшкә икенче фирма — «ЖИК» ҖЧҖ кереште. Яңа подрядчы оешма җитәкчелеге эшләрне ай ахырында тәмамларга вәгъдә итә.
Хәзер төзүчеләр фатирларда линолеум җәя, параллель рәвештә буяу эшләре бара, шулай ук сөлге киптергечләр урнаштыру эше да алып барыла. Чиратта — юынгычлар, унитазлар һәм газ плитәләре кую. Руслан Газизов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык сантехника һәм газ җиһазлары сатып алынган инде — хәзер алар складларда.
«Эшчеләр аларны якын арада урнаштырырга тиеш. Асылда, хәзер без күп катлы йорт төзелешенең финиш сызыгына чыктык. Йорт инде яңа фатир алучыларны көтә дисәк тә була».
Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гомуми үтәлеш 92 проценттан артык. Шуны да искәртик: Автомобильчеләр урамындагы 81 фатирлы торак йорт Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелә. Биредә «социаль ипотека» программасы буенча торак алучылар яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев