Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга спортчысы бокс буенча Россия Беренчелегенә юллама алды

Ярышларда Идел буе федераль округының 14 өлкәсеннән һәм республикаларыннан 180нән артык боксчы катнашты.

22-27 март көннәрендә Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Ярышларда Идел буе федераль округының 14 өлкәсеннән һәм республикаларыннан 180нән артык боксчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алабуганың 2 нче спорт мәктәбе һәм Алабуга бокс клубы спортчысы Кузьмин Ян, тренерлар Бариев Рамил Фоат улы һәм Максютин Александр Михайлович чыгыш ясады.

Ян 52 кг авырлык категориясендә 1нче урынны яулады һәм май аенда Анапа шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев