Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Суворов училищесында чыгарылыш бәйрәме

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесында суворовчыларның өченче чыгарылышына багышланган чара булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полициясенең отставкадагы генерал-майоры Александр Вайда, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институт башлыгы полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров, Алабуга хәрби Суворов училищесы башлыгы эчке хезмәтләр полковнигы Сергей Рязанов, шулай ук шәһәрнең барлык оешма җитәкчеләре катнашты. Бәйрәмдә йөзләрчә кеше, чыгарылыш укучыларының алар белән горурланып, алар өчен шатланырга килгән ата-аналары һәм туганнары катнашты. Быел уку йортын тәмамлаучы 27 суворовчыга тантаналы рәвештә аттестат һәм училищеның күкрәк билгесе тапшырылды.

- Суворов училищесын тәмамлаучылар хәзерлекнең барлык дәрәҗәсе буенча да, башка уку йортларыныкына караганда бер баш югары, - дип белдерде генерал-майор Александр Вайда.

Александр Васильевич шулай ук тантанада катнашучыларның барысына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры исеменнән котлау тапшырды һәм училищены тәмамлаучыларга полиция хезмәтендә җитәкче дәрәҗәсенә ирешүләрен теләде. Тантанада катнашкан Казан юридик институт башлыгы Фоат Зиннуров институтка кергәндә уңышлар теләп, Татарстанда Суворов училищеларының 2 генә булуын искәртеп үтте. Берсе Оборона министрлыгыннан, Казанда урнашкан, икенчесе Алабугада. Нәкъ менә Алабугада тәмамлаучыларның күбесе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын сайлавы сөендерә. Чарада чыгыш ясаучылар Алабуга милиция мәктәбенең иң яхшы традицияләре Алабуга Суворов училищесына күчкәнен билгеләп үтте. Бәйрәмдә яңгыраган концерт номерлары күңелләрне тагын да күтәрде. Үткән ике чыгарылыштан аермалы буларак, быел җитәкчелек суворовчыларга фатиха бирүне оештырды. Бертигез диярлек ике төркемнең берсенә Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт, икенчесенә Никольский храмы башлыгы протоиерей Геннадий дога укыды.

Суворов училищесын тәмамлаган 27 курсант арасында бер отличник та бар. Ул - Александр Базалеев. Әле 17 яшьтә генә булуына карамастан, егетнең инде тормышка җитди планнары да бар.

- Суворов училищесына яхшы белем алу һәм киләчәктә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булу теләге белән укырга кердем. Максатларымның берсенә ирештем, инде икенче теләгемне тормышка ашырасы калды. Моның өчен Түбән Новгород академиясендәге икътисадый куркынычсызлык факультетына укырга керергә җыенам. Мин үзем Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә туганмын, шуңа күрә нәкъ менә туган ягымда белем аласым килә. Әтием үзе дә хәрби-инженерлык училищесын тәмамлаган, шуңа да әти-әнием хыялымны тормышка ашыруда зур рухи ярдәм күрсәтә, - дип уртаклашты Александр киләчәккә планнары белән.

Чара ахырында уку йорты офицерлары Алабуга Суворов хәрби училищесының гимнын башкарды. Шуннан соң, гадәттәгечә, тантаналы марш яңгырады һәм суворовчылар, бердәм рәвештә һавага тәңкә чөйделәр - бәхеткә.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев