Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар булды

“Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында Алабуганың алты территориаль иҗтимагый үзидарәсе катнашты.

Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсереспублика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар булды.

Конкурста Алабуганың алты территориаль иҗтимагый үзидарәсе катнашты, һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны шуларның өчесе алды. 6нчы санлы “Халкым”, 1нче санлы “Буровик” һәм “Тарловка” ТИҮләре җиңү яулады. Билгеләп үтик, һәр территориаль иҗтимагый үзидарә 665 мең сум күләмендә грант алачак.

Икенче урында – Алабуга районы Костенеево авыл җирлегенең 10нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе командасы. Өченче призлы урынны 5нче санлы “Йолдыз” (“Звезда”) ТИҮсе алды. Дүртенче урында – 4нче санлы ТИҮ.

– Һәр территориаль иҗтимагый үзидарә үзенчә уникаль. Бертөрлеләре булмый. Бу кешеләрнең үзләренә дә, эш шартларына да бәйле. Кызганыч, барлык ТИҮләрнең дә үз бинасы юк. Ә бит бер территориядә эшләү якынайта. Шәһәребездәге һәр ТИҮнең үз эш юнәлеше бар. Мәсәлән, 5нче санлы “Йолдыз” ТИҮсе күбрәк патриотик юнәлештә эш алып бара. Биредә батырлык дәресләренә зур игътибар бирелә. Кемдер – төзекләндерү, кемдер мәдәни-ял эшләренә басым ясый, төрле түгәрәкләр һәм спорт секцияләре оештыра, кемдәдер халык дружиналары эше үсеш алган. Барлык конкурсантлар да шактый көчле, чөнки һәркайсында киң эш спектры чагылдырылган, – дип сөйләде Алабуга районы Территориаль иҗтимагый үзидарәләр ассоциациясе рәисе вазифаларын башкаручы Таңсылу Хөснуллина.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе – 6нчы санлы “Халкым” территориаль иҗтимагый үзидарәсе – 1нче мәктәптә урнашкан. Аның рәисе Сания Шәмсетдинова сүзләренә караганда, откан грант акчаларын мәктәп территориясендә булачак хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен каршылыклар полосасы булдыруга юнәлдерергә ниятлиләр.

Исегезгә төшерәбез, конкурс бишенче ел үткәрелә һәм ике этапта (муниципаль һәм республика этаплары) уза. Ул территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын гамәлгә ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын стимуллаштырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев