Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре – республика конкурсында җиңүчеләр

Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңү яулады.

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә йомгак ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, конкурс бишенче ел уздырыла һәм ике этапта – муниципаль һәм республика этапларында уза.

Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны берьюлы өч ТИҮ алды. “Халкым” 6нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе, “Буровик” 1нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе, “Тарловка” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүгә лаек булды. Һәр ТИҮ 665 мең сум күләмендә грант алачак.

Икенче урында – Алабуга районы Костенеево авыл җирлегенең 10чы территориаль иҗтимагый үзидарәсе командасы. Грант суммасы 500 мең сум тәшкил итте.

Өченче призлы урынны 5нче территориаль иҗтимагый үзидарә алды. Грант суммасы 430 мең сум тәшкил итте.

Дүртенче урында – 4нче Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәсе. Моның өчен ТИҮ 298 мең сум күләмендә грант алачак.

Беренче-бишенче урыннарны алган ТИҮләрне бүләкләү өчен гомуми суммасы 50 миллион сум тәшкил иткән 120 грант каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев