Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга террорчылыкка каршы әзерме?

Шәһәр предприятие һәм оешмаларында террорчылыкка каршы кабул ителгән чаралар турында Геннадий Емельянов катнашындагы киңәшмәдә сөйләштеләр.

Моңа кадәр үткәрелгән тикшерүләрдә саклык чаралары бозу ачыкланган оешма җитәкчеләре дә утырышка чакырулы иде.Мәгариф учреждениеләре һәм сәүдә объектлары аеруча күп кисәтү алды, дип ассызыклады район башлыгы. Террорга каршы әзер булмаучылар арасында подвал-чардаклары ачык торган идарәче компанияләр дә бар.

- Бу мәсьәләне Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр, мөмкин кадәр тиз арада хәл итәргә кирәк, - диде Геннадий Емельянов.

Террорга каршы әзерлекне махсус төзелгән комиссия тикшерде. Нәтиҗәдә, 17, 18 һәм 29 нчы балалар бакчаларында ишекләрнең бикләнмәве ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре бернинди киртәсез эчкә керә алды. Бакча мөдирләре бу хәлне үзләренчә аңлатты.

- Бездә 43 балалар бакчасы бар. Аларның барысын да тикшерделәр, тик хәзер нибары өчесе турында гына сүз бара. Акланырга түгел, кимчелекләрне бетерергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Кимчелекләр "Абриколь", "Пиццерия", "Астория", "Серебряный век", "Шишка", "Мираж", "Чулман", "Кыстыбый", "Щи", "Парадайз" һәм "Амадаре" кафеларында да табылды. Бу урыннарда сак, металлодетектор һәм тавыш көчәйткечләрнең булмавы ачыкланды. Кафе җитәкчеләре барлык кимчелекләрне бетерергә вәгъдә итте.

Полиция хезмәткәрләре киңәшмәдә икмәк кабул итү предприятиесенең эшчәнлеге турында мәсьәләне күтәрде. Хокук сакчылары әйтүенчә, предприятие җитәкчелеге кабат үткәрелгән тикшерүләрдән соң да табылган кимчелекләрне бетерергә ашыкмый.

- Эшчәнлекләрен туктатыгыз! Ни өчен кат-кат бер үк нәрсәне кабатларга? Кимчелекләрне бетерү көчләреннән килә, процессны тизләтегез, - диде Геннадий Емельянов.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев