Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга тимурчылары пенсионер әбигә ярдәм итте

2нче мәктәп укучылары директор белән берлектә өй түбәсен кардан чистартты.

Кабул итүдә район башлыгына алабугалы Нина Сушкова мөрәҗәгать иткән иде. Ул үзенең дусты, педагогик хезмәт ветераны өчен, аның йорт түбәсеннән кар чистартуны сорады.

Рөстәм Нуриев 2нче мәктәп директорына пенсионерга ярдәм итәргә кушты. Шул ук көнне Маргарита Селиванова йортына мәктәп директоры Сергей Немтырев һәм «ЖЭСС» җәмгыяте директоры Илдар Мугинов җитәкчелегендәге тимурчылар отряды килеп җитте.


— Быел кыш кар бик күп яуды, өй түбәләрендә кар һәм боз өемнәре тора иде, алар тормыш өчен куркыныч бит. 23 мартта директор белән берлектә мәктәп укучылары килеп, өй түбәсен һәм керә торган ишекнең түбәсен кардан чистарттылар. Пенсионерны авыр хәлдә калдырмаганнары өчен зур рәхмәт аларга! Изге эшләр онытылмый ул. Аларның барысына да сәламәтлек һәм тормышларында уңышлар телим. Аеруча район башлыгы Рөстәм Нуриевка без — пенсионерларга карата яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтәсе килә. Мөмкин булганча ул һәрвакыт безгә булыша. Шулай ук район башлыгына минем үтенечемне җиткергәне өчен, педагогик хезмәт ветераны Нина Ивановна Сушковага рәхмәтлемен, — диде Маргарита Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев