Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары арасында шәһәрдә ориентлашу буенча спорт ярышы үтте

"Алабуга минем шәһәрем" ярышларында шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Атна буе сигез мәктәпнең 4-11 нче сыйныф укучыларыннан торган 52 команда шәһәр урамнарында ориентлашырга өйрәнде. Ярыш башында һәр команда маршрут кәгазе белән карта алды һәм шәһәрнең тарихи урамнары буенча юл табуда көч сынашты.

Балалар Иван Шишкин һәйкәлендәге аюлар санын санады, Александр бакчасында Гашыйклар аллеясын эзләде. Финишта һәр командага контроль бирем бирелде: контур картасына шәһәрнең тарихи урамнарының исемен язарга һәм тарихи һәйкәлләрнең урыннарын билгеләргә кирәк иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне бишенче мәктәп алды, икенче урынны 2 нче мәктәп, өченче урынны 1 нче гимназия яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев