Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучысы 50 мең долларлык контрактка кул куйды

16 яшьлек Денис Шелестов «Angel Relations Group» белән контрактка кул куйды. Алабуга укучысы, Яр Чаллы шәһәренең Kazan Startup Weekта IT-паркы резиденты проектын ширкәтнең генераль директоры Алексей Крылов инвестицияләде.

Казанда IT-паркында резидентлар белән барысы 6 контрактка кул куелды. Бу чара 23 ноябрьдә узды. Үз старт проектларын Яр Чаллы, Казан, Чиләбе, Воронеж, Мәскәү, Благовещенск, Пермь, Махачкала, Екатеринбургтан килгән резидентлар тәкъдим итте. Инвесторлар һәм башлап җибәрүче IT-эшмәкәрләр килешүенең гомуми суммасы 980 мең доллар тәшкил итте.


Чарада Алабуга мәктәбе укучысы белән килешүгә кул куелды, максатлар билгеләнде һәм эш башланып китте. Контракт суммасы - 50 мең доллар."Беренче транш 10 мең доллар булачак. Әгәр алга куелган билгеләнгән максатларга ирешелсә генә, мин барлык сумманы ала алачакмын, ә хәзергә нинди максатлар икәнен алдан ук әйтмим әле. Kazan Startup Weekта мин бердәнбер укучы идем. Бу вакыйга буласын ике көн ярым эчендә генә белдем һәм аңа әзерләнергә шулкадәр генә вакытым булганлыктан, ике көн рәттән йокламадым һәм презентациядә чак кына йоклап китмәдем: әзерлек һәм юлда бару үзен сиздерде. Кыскасы, минем проект белән өч инвестор кызыксынды: потенциал һәм агымдагы , өченчесе белән дә, мөгаен, мин хезмәттәшлек итәрмен",- дип сөйләде Денис Шелестов башкала журналистлары белән әңгәмәсендә.

Алабуга укучысы «Willdew.ru» исемле проектны үстерергә ниятли. Ул программалар язу күнекмәләренә тестлар уздырудан һәм аны базарга чыгарудан гыйбарәт. Ә базар һичъюгы аның дүрттән бер өлешен алырга тиеш. Әгәр ул бөтен базарны биләсә, ул чакта еллык әйләнеш 40-50 миллион сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев