Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучысы Путин премиясенә лаек булды

Костенеево урта мәктәбе укучысы Зөлфәт Биккин, "Юннат-2013" россиякүләм бәйгедә җиңеп, Президент стипендиясенә лаек булды.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәгеннән 200дән артык укучы катнашкан. Татарстан данын исә җиде укучы яклады. Шуларның өчесе - Алабугадан.

"Ландшафт дизайны һәм архитектура" номинациясендә җиңү яулаган Зөлфәт Биккин диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде. Моннан тыш ул 30 мең сум күләмендә Россия Президенты Владимир Путин премиясен алачак. Дүшәмбе көнне үткән эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов Зөлфәт Биккинга 5 мең сумлык сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев