Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучыларына коткаручылар һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары уку йортларына мәктәп, техникум һәм колледжларның 11нче сыйныфларын тәмамлаучыларны җыя.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет нигезендә югары белем алу мөмкинлеге бирә. Көндезге уку формасына кергәндә гомуми белем бирү предметлары – рус теле, математика, физика буенча БДИ нәтиҗәләрен бирергә кирәк. Уку йортында математика буенча язма имтихан һәм физик әзерлек буенча түбәндәге нормативлар буенча имтихан тапшырыла: 100 метр йөгерү, аркылы борыста күтәрелү, 3000 метр кросс. Уку йортына керү мөмкинлеген билгеләү һәм документларны рәсмиләштерү буенча медицина комиссиясенә җибәрү өчен Татарстан Республикасы буенча 15нче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының кадрлар бүлегенә (Яр Чаллы шәһәре) мөрәҗәгать итәргә кирәк, белешмәләр өчен телефоннар: 8(85557) 4-72-00, 4-72-05, яки түбәндәге адрес буенча килергә була: Алабуга шәһәре, Әйләнеч шоссесы, 17нче йорт, 75нче янгын-коткару часте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев