Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ветераннары апрель пенсиясе белән бергә Җиңүнең 75 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

7 февральдә Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру турындагы Указга кул куйды.

РФ Пенсия фондының Алабуга районындагы идарәсе башлыгы Елена Глинская сөйләвенчә, безнең районда 556 кеше шундый ярдәм алачак. Болар – Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннарның тол хатыннары, блокадада булган кешеләр һәм тыл хезмәтчәннәре. Әмма бу сан үзгәреп тора, чөнки ветераннар турында яңа мәгълүматлар пәйда була.

Федераль түләүләр апрель ае пенсиясе белән бергә күчереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, ике төр түләү каралган − 75 һәм 50 мең сум.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар; концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары; Бөек Ватан сугышында, Финляндия һәм Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары; сугыш инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары; хәрби объектларда эшләгән затлар; “Ленинград оборонасы өчен” медале, “блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар 75 мең сумга исәп тота ала.

Алты айдан да ким булмаган вакыт эчендә тылда эшләгән (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чорыннан тыш), шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүчеләр 50 мең сум акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев