Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру башланды

Беренче мактаулы бүләккә озын гомерле Мулла Нәҗипов лаек булды.

Бу көнне ветеранга мөхтәрәм кунаклар – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев килде. Шулай ук Мулла Нәҗиповка, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, газ плитәсе сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ә аңа, исегезгә төшерәбез, 101 яшь, Мулла Нәҗип улы юмор хисенә ия, көч-куәте бар, киләчәккә планнар кора. Ул армиягә 1940 елда алына, хезмәтен Одессада башлый. Сугыш башлангач, Румын чигенә күчерелә. 1941 елда контузия ала, госпитальдән соң Украинада сугыша. Сталинград сугышында, Курск дугасында сугышта катнаша, Белоруссияне, Польшаны уза. 1945 елда Одр елгасында яраланып, 9 ай госпитальдә була, Җиңүне дә шунда каршы ала. Фронт биографиясенең иң авыр һәм куркыныч сәхифәсе дип ветеран Сталинград сугышын саный.

Мактаулы бүләкне ветеран Мария Михаил кызы Кузнецова да алды. Аның янына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина килде. Кунаклар аңа азык-төлек җыелмасы һәм, әлбәттә инде, төп бүләк – юбилей медале тапшырды.

Мария Кузнецова – һава күзәтүе, хәбәр итү һәм элемтәнең аерым 101нче батальоны ефрейторы. Ул 1942 елда 18 яшендә фронтка китә. Сугыш Мария Михаил кызының бөтен тормышын астын-өскә китерә, аны нык һәм батыр итә. Ул Татарстаннан Польшага кадәр, өч кырыс сугыш елы буена, һава киңлеген саклау буенча үзенең җаваплы хезмәтен алып бара.

Җиңү көнен Польшада, Варшава янында каршы ала. Аннан 1945 елның җәендә туган авылы Колосовкага кайта. Мария Михаил кызы – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, шулай ук “Жуков” медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кунаклар ветеранның сәламәтлеге белән кызыксынды, Мария Кузнецованың кызы әйтүенчә, Аллага шөкер, аның бер җире дә авыртмый. Язмышы шулай булгандыр инде – 40 яшендә Мария Михаил кызы тол кала. Тик бу аны сындырмый, чөнки янәшәсендә ике улы һәм ике кызы була.

– Мин барысыннан да канәгать, тамак туйганчы ашыйбыз. Гаиләм зур, һәр нәрсәдә булышып торалар. Нәкъ менә балаларым ярдәме белән мин сынмадым, сыгылмадым, һәм хәзер дә тормышыма куанып яшим, – дип уртаклаша ветеран. Бүген Мария Михаил кызының биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Алар инде үскән, әмма яраткан әбиләренең, иртәгәсе көнне мәктәпкә шигырь алып килергә кирәк булса, аны бер төн эчендә яза алуын әле дә хәтерлиләр.

– Аның шигырьләр язылган дәфтәре һәм иске хәрби фоторәсемнәре әле дә саклана, – ди ветеранның кызы.

– Боларның барысын да саклап калу мөһим. Ветераннар исән вакытта бөтен мәгълүматны җыярга кирәк, хәзер барысын да цифрлап була бит. Киләчәк буын үз тарихын онытмасын, – дип өстәде Татьяна Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев