Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янгын сүндерүчеләре ярышларда беренче урынны алды

Ярышларда тугыз команда көч сынашкан.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 15нче янгыннан коткару отряды 75нче янгыннан коткару часте командасы бүлекчәләрнең көч һәм чараларын җәелдерү ярышларында беренче урынны алды.
Әлеге бүлекчәнең укыту-күнегүләр базасында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәте территорияләрендәге бүлекчәләрнең көч-чараларын хәрби җәелдерү ярышында соңгы — йомгаклау этабы узды. 
Ярышлар янгын каравылы хезмәткәрләренең оператив-тактик һәм физик хәзерлеге дәрәҗәсен күтәрү, янгынчы һөнәрен таныту, тәҗрибә уртаклашу, кешеләрне коткару алымнарын һәм ысулларын өйрәнү максатында үткәрелде. Анда 9 команда катнашты.
Нәтиҗәдә, 1нче урынны ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 15нче янгыннан коткару отряды 75нче янгыннан коткару часте командасы (Алабуга) яулады. Әлмәт шәһәренең 65нче янгыннан коткару хезмәте бүлеге командасы 2нче урын алды, 3 урында — 88нче янгыннан коткару хезмәте бүлеге (Зәй).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев