Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янгын сүндерүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2019 елда Алабуга янгын сүндерүчеләре янгын чыгу турында хәбәрләргә 180 тапкыр чыккан.

30 апрель – янгын сүндерү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

“Бишенче катта фатир яна иде. Ике кеше ярдәмгә чакыра – ир-ат һәм хатын-кызны ут чолгап алган, алар, бауга гына тотынып, һавада асылынып тора. Тагын бер минут, һәм ир-ат ычкынып төшеп китәчәк иде. Хезмәттәшем, шофер Олег Кривов бик тиз арада баскычны куйды, һәм без зыян күрүчеләр янына омтылдык. Бу кешеләрне аска төшергәч, алар безгә янгын чолгап алган бүлмәдә тагын ике кеше булуын хәбәр иттеләр. Ул вакытта аларны эвакуацияләү белән каравыл начальнигы Максим Такмаков шөгыльләнә иде инде. Ул аларны коткару җайланмасы ярдәмендә автобаскыч буенча аска төшерде…

Бу – сәнгать әсәреннән бер өзек түгел, ә быелның 24 мартында Алабуга шәһәренең бер йортында булган реаль вакыйга. Бәхеткә, аның ахыры яхшы. Монда язмабызның геройлары – янгын сагы хезмәткәрләренең өлеше зур.

Ул көнне дүрт кеше гомерен коткаручыларның берсе – каравыл начальнигы ярдәмчесе Александр Колбасов. Ул бу һөнәрдә 12 ел инде. Беренче тапкыр янгын сүндерүче формасын армиядән соң ук киеп караган, шуннан бирле аны ял көннәрендә генә сала дисәк тә, ялгыш булмас.

Кызганыч, корбаннар булган янгыннар да аз түгел. Эш дәверендә алар шактый булды, барысын хәтерләмим дә. Әмма иң беренче күргән һәлак булучы барыбер хәтергә кереп калды. Ул авыл җирлегенең бер йортында янгында һәлак булган ир иде. Әмма соңгы вакытта һәлак булучылар санының кимүе сөендерә. Элек мич ягып җылыту өстенлек иткән булса, хәзер җылылык модернизацияләнгән, профилактикага да зур игътибар бирелә. Бу ел саен үткәрелә торган Торак операциясе дә, мәктәпләрдә лекцияләр һәм башка бик күп нәрсәләр.

– Гомумән, кеше бер гомерне булса да саклап калган икән, димәк, ул дөньяга юкка гына тумаган, дип дәвам итте сүзен каравыл начальнигы Максим Такмаков. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда авыр нәтиҗәләргә китергән янгыннар, чыннан да, кими бара, гәрчә чыгу очраклары саны бер дәрәҗәдә булса да. 2019 елда Алабуга янгын сүндерүчеләре янгын чыгу турында хәбәрләргә 180 тапкыр чыккан. Районнарга ике тапкыр кимрәк чыгабыз, – ди каравыл начальнигы.

Коллективыбыз бердәм, егетләрнең барысы да сайлап куйган кебек, тәвәкәлләр, янгыннарда белеп эш итәләр, ди үз хезмәткәрләре турында Алабуга 75нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге начальнигы урынбасары Николай Прокудин. Вакыт нормасына да сыешалар, дип өсти ул (шәһәр буенча янгынга килү вакыты 10 минуттан да артык түгел, район буенча 20 минут тәшкил итә). Хәтта бүгенге көндә, пандемиягә бәйле рәвештә бүлекчәләр хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелгән чорда да, үз хезмәтләрен лаеклы алып баралар, дип горурланып сөйли Николай Прокудин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев