Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга яшьләре “Коррупциягә каршы бергә!” бәйгесендә катнаша ала

Бәйгедә катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла.

“Коррупциягә каршы бергә!” дигән исем астында Халыкара яшьләр конкурсы игълан ителде. Аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.

Бәйгедә катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк. Эшләр ике номинациядә – “Иң яхшы плакат” һәм “Иң яхшы видеоролик” – 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк (www.anticorruption.life). Бәйгедә катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә, теркәлү формасын тутырып, конкурс кагыйдәләре белән үз ризалыгыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләре электрон рәвештә бәйгенең рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев