Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга язгы ташуга әзерләнә

Бу хакта Алабуга районы буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Николай Доронин сөйләде.

Шулай итеп, Алабуга районы территориясендә язгы ташуның торышын һәм үсешен күзәтү өчен 3 пост оештырылды: Анзирка (Яковлево авылы янында), Тойма (Поспелово авылында), Кама (пристань) елгаларында. Гидротехник корылмаларны − күперләрне, су үткәрү һәм су китү торбаларын, табигый су үткәргечләрнең, яңгыр кабул итү җайланмаларының торышын тикшерү үткәрелде.

— Шишкин урамында җитди хәл килеп чыгарга мөмкин. Элеккеге көймә станциясе янындагы су үткәрү торбасы боздан чистартылган. Бу су үткәрү торбасына илтүче табигый су агымы өлешчә кар һәм боз белән капланган, Шишкин һәм Горная урамнары буенча урнашкан кайбер йортларны су басу куркынычы бар. Уңай температуралар чоры җиткәндә, чокырдан һәм мәйданнан килгән кар суы Шишкин һәм Горная урамнарындагы йортларның бер өлешен су басарга мөмкин, — дип билгеләп үтте Николай Доронин.

Моннан тыш, ул Тойма елгасының Поспелово һәм Мальцево районындагы участокларында вәзгыять борчу тудыра, дип хәбәр итте. Биредә шартлаткыч эшләр үткәрү кирәк булырга мөмкин. Чаллы шоссесында боҗра зур борчу тудыра, дип билгеләп үтте докладчы. 
— Форсаттан файдаланып, шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләрнең игътибарын Казан, Мәскәү, Тойма, Шишкин урамнары, Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан йортлар буйлап узучы табигый су каналларына, кар һәм боз белән капланган урыннарга юнәлтәсем килә. Сезнең йортлар алдында юынты канауларны беркем дә чистартмаячак. Шуңа күрә ишегалдында һәм йортында су булуын теләмәгән һәр кеше үз йорты каршында тротуар һәм табигый су каналларын чистартырга тиеш, дип билгеләп үтте җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев