Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга йортларында янгын турында хәбәр бирүче җайланмаларны урнаштыру дәвам итә

Йортларда (фатирларда) автоном янгын хәбәрчеләре кую – янгыннарда кешеләрне һәлакәттән коткаруның ышанычлы ысулларыннан берсе.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре социаль якланмаган гражданнар яши торган йортларда янгыннардан саклау өчен автоном янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар урнаштыруны дәвам итә.
Әлеге чара Алабуга районы башкарма комитеты хисабына уздырыла. Ул — янгыннарда кешеләрне һәлакәттән коткаруның ышанычлы ысулларыннан берсе. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен махсус эшләнгән җайланма бу. Ут чыгуны иң башыннан ачыклап, хәтта каты йокыга киткән кешене дә уятып хәбәр итәрлек шундый җайланма бүлмәгә берәү дә җитә. Аларны һәр йортта булдырырга киңәш итәләр. Янгын чыгуны кисәтүче җайланмаларны урнаштырырга махсус күнекмәләр кирәкми, бәясе дә зур түгел, теләгән һәркем бер кыенлыксыз үзе дә куя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев