Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга юлларында гадәти булмаган юл билгесе

Өч җәяүлеләр кичүендә үзенчәлекле юл билгеләре пәйда булды.

Алабугада «Игътибар: балалар!» чарасы эгидасы астында уза торган «Суперзебра» проекты старт алды. «Суперзебра» — «Барс» яшьләр үзәге һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының уртак проекты, ул 80 мең сумнан артык грант отты.
Бу акчаларга балалар рәвешендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булган алты пластик фигура ясалды.
Әлеге фигуралар үзләренең якты төсләре ярдәмендә машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк. Макетлар Төзүчеләр урамы буенча (3нче санлы мәктәп янында), Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектында (Үзәк базар) җәяүлеләр кичүендә урнаштырылды.
Участоклар хәрәкәт интенсивлыгы, юл аркылы чыгу куркынычсызлыгы, юл-транспорт һәлакәтләре саны турындагы мәгълүматлар нигезендә сайланды.
Макетлар урнаштырганнан соң балалар «Атлаучы автобус» акциясендә катнаштылар — педагоглар, ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Барс» яшьләр үзәге вәкилләре, волонтерлар һәм яшь армиячеләр отрядлары белән бергә шәһәр буйлап экскурсия уздырды. 
Юлда инспектор балаларга җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы кагыйдәләрен сөйләде, юл билгеләре һәм тамгалар турында аңлатты.
Чараның төп максаты — автомобильчеләрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү.
ЮХИДИ мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев