Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга заманча этносәнгать музеенда Заман сәнгате буенча халыкара арт-симпозиум ачылды

Ул 21 июльгә кадәр эшләячәк.

Ул Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты аша дөнья халыкларының милли йола, гореф-гадәтләрен сәнгати күзаллауларны үз эченә ала. 

Шунысы мөһим, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко төрле проектларны туплый, кызыклы фикерләр белән янына килүчеләрне һәрчак хуплый. Бу симпозиуимны да ул читтә калдыра алмады.

— Халыкар арт-симпозиум бездә уналтынчы мәртәбә уза, һәм аның «Туган йорт җылысы» дип аталуы безнең кунакларыбыз кайдан килгән — алар туып үскән урын һәм безнең уртак йортыбыз Алабуга белән яңгырашлы, шуңа күрә мирасханә барлык катнашучыларны сәламләвенә шат, — дип билгеләп үтте ул.

Гадәттәгечә, очрашуны гүзәллек сөючеләр белән таныштырудан башладылар, быел алар 33ләп кеше. Аларның бирелгән тема буенча эшләнгән әсәрләре соңыннан РФ Музей фондын тулыландыру өчен, Алабуга мирасханәсенә тапшырылачак. Йомгаклау күргәзмәсе музей-ядкарьлек залында 20 июльдә ачылачак.

Истәлекле урыннары белән бөтен Россиягә танылган Алабуга — рәссамнарга эшләү өчен менә дигән урын. Моны симпозиум кунакларының берсе, Россия рәссамнары берлегенең Вологда идарәсе әгъзасы, сәнгатьче Вера Филиппова да әйтеп узды:

— Шайтан шәһәрчеге яныннан китүе авыр. Аның күп кенә матур фрагментларын мин үземнең сәнгати эшемә күчердем. 

Проектны ачуга читтән торып катнашучылар да кушылган иде. Шуларның берсе — Россия сәнгать академиясе һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Тихонова. Ул чарада катнашучыларга куелган бурычларны башкаруда уңышлар теләде.

— Мондый зур күләмле чара оештыру күп көч, вакыт һәм матди чишелеш таләп итә. Әмма мин музей өчен бәхетле, чөнки ул күп нәрсәгә байый — осталар белән аралашу, яшьләргә тәҗрибә тапшыру, музей коллекциясенә эшләр килү, — диде ул.

Симпозиумның мактаулы кунаклары арасында Татарстан рәссамнары берлеге рәисе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илнур Сираҗиев; Башкортостанның атказанган рәссамы, Россия һәм Башкортостанның рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Гыйләҗетдинов; ТР халык рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Рабис Сәләхов та бар. Әйтергә кирәк, арт-симпозиум ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Биредә шулай ук башкорт рәссамнары Гөлназ һәм Азамат Гыйләҗетдиновларның «Абага чәчәк ата» күргәзмәсе булды. Анда 60 эш тәкъдим ителә, арада графика, табигать күренешләре, арт-объектлар, сыннар, тукыма эшләнмәләр һәм кайнар эмаль бар.

— Барыннан да бигрәк кайнар эмаль белән эшләргә яратам, шуңа да күп экспериментларга туры килә. Зәркән юнәлешендә дә эшлим, мәсәлән, беләзекләр ясыйм, — ди Азамат Гыйләҗетдинов.

Бертуган Гыйләҗевлар — яшь рәссамнар, — танылган иҗат династиясе вәкилләре. Алар халыкара дәрәҗәле күп кенә иҗат проектларында катнашкан.

Биредә рәссамнарның туган ягы Башкортостанның гүзәл табигатен сурәтләгән күренешләрне карарга мөмкин булды.

— Мин җан халәтем буенча иҗат итәм, күңелемдәген төрле ысуллар белән бирергә тырышам. Табигать рәсемнәрен төшерү дә ошый, — ди Гөлназ Гыйләҗетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев