Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга заводыннан яңа кроссовер

Дүшәмбедә Алабугада Ford Sollers заводында тулы цикллы технология буенча яңа Ford Kuga смарт-кроссоверы җитештерелә башлады.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Тышкы икътисад банкы рәисе урынбасары Татьяна Сахарова, Ford Sollers президенты һәм башкаручы директор Марк Овенден, Ford Sollersның беренче вице-президенты һәм СОО Адиль Ширинов, "Алабуга" ААҖнең генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Президент бу вакыйга уңаеннан барысын да котлады.
- Бүген шатлыклы көн - без яңартылган Ford Kuga вариантын эшләүне башлап җибәрәбез. Автомобиль базары үсә башлауга әзер торырга кирәк. Сез бик яхшы автомобильләр җитештерәсез, шуңа күрә перспективагыз да яхшы, - диде ул. Белдерелгәнчә, 2016 елда бу модельне сату 21 процентка артты. Адиль Ширинов завод хезмәтчәннәренең җитештерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Кунаклар өр-яңа автомобиль кузовында үз имзаларын калдырды, ә президент, мөмкинлектән файдаланып, автомобильгә кереп утырды һәм аның ничек эшләве турында сөйләгәннәрен тыңлады.
Яңа автомобильдә йөртүчегә ярдәмгә берничә яңа ысул куелган - мәсәлән, юл буйлап хәрәкәт ассистенты автомобильне йөртүчегә алынган полосадан китү, автомобильнең алып торган полосаны тотуы, парковкадан чыгуы һәм башка күп нәрсәләр турында кисәтү системасын кабыза. Моннан тыш, инженерла моңа кадәр булган системаларны камилләштергән. Автомобильне куйганда актив ярдәм итә торган хәзер перпендикуляр парковка функциясен башкара, автомат тормозлау системасы сәгатенә 50 километр тизлеккә кадәр эшли, кышкы мөмкинлекләр киңәйгән һәм башкалар. Болардан башка, яңа Ford Kuga "ЭРА-ГЛОНАСС" ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру системасы белән тәэмин ителәчәк. Тагын шунысы мөһим - модель Россиянең корыч һәм пластик җитештерүчеләр комплектларын кулланып ясала.
Кунакларга Ford Transit линиясенең күренешен һәм мәктәп автобусларын йөртүчеләрне әзерләү буенча "Куркынычсыз йөртү Ford академиясе" эшен күрсәттеләр.
- Россия автомобиль сәнәгате заманча куркынычсыз, шул исәптән балалар йөртү өчен дә автобуслар җитештерүне тәэмин итәргә әзер. Татарстандагы мәйдан гына да елына 15 меңнән артык шундый автобус әзерләргә сәләтле, - диде Александр Морозов. Газетабызга ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләвенчә, республикада ике ел эчендә Ford Transit базасында 25 "Ашыгыч медицина ярдәме" автомобиле барлыкка килгән, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Куркынычсыз йөртү Ford академиясе" белән хезмәттәшлек җайга салыначагы турында әйтте. Бу мәсьәлә һәрчак актуаль, аеруча Юграда 10 баланың һәлакәтенә китергән коточкыч авариядән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев