Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк балалар китапханәсендә «Китапханәдә ком терапиясе» проектын тәкъдир итү булды

Әлеге проект үз эшен сентябрь аеннан башлаячак.

27 августта проект партнерлары өчен «Китапханәдә ком терапиясе» социаль проектын тәкъдир итү булды. Ул сентябрь аеннан Үзәк балалар китапханәсендә эшли башлаячак.
Проектның авторы-баш китапханәче Эльмира Әхмәтҗанова. Ул Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре белән берлектә күптән түгел грант отты. 
Үзәк балалар китапханәсе озак еллар «Здравушка» программасы буенча сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшли. Китапханәдә инвалид балалар белән эшләү, җәмгыятьтә социальләшү һәм адаптация дәрәҗәсен күтәрү өчен бик күп формалар һәм методлар бар. Программаның кысаларын киңәйтеп, 2021 елда «Китапханәдә ком терапиясе» проекты тормышка ашырылачак.
Проект кысаларында китапханәгә махсус җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев