Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенә яңа машиналар бирелде 

Алабуга үзәк хастаханәсе машина паркы ике Ford Transit, ике LADA LARGUS машинасына тулыланды.

Медицина хезмәкәрләре көне уңаеннан 193 яңа автомобиль ачкычын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Яңа транспорт чараларына ия булучылар арасында Алабуга районы да бар. 

Алабуга район үзәк хастаханәсенә 2 Ford Transit, 2 LADA LARGUS машиналары тәкъдим ителде. Әлеге машиналарны Костенеево, Морт, Танайка авылларында халыкка амбулатор ярдәм күрсәтү өчен тапшыру планлаштырыла. Шулай ук, шәһәр эчендә пациентлар янына баручы табибларга ярдәм итәчәк.
Билгеләп үтик, быел Татарстан Республикасы безнең районга тагын өч LADA LARGUS машинасы бүлеп бирү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев