Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенә яңа УЗИ аппараты кайтты

Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсенә ультратавыш тикшеренүләре өчен яңа аппарат кайтартылды. 

Заманча УЗИ аппараты йөрәк-кан тамырлары системасын һәм эчке органнарны, авырлы хатын-кызларны һәм балаларны тикшерү өчен билгеләнгән. Үзәк район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, ул патологияне иртә стадияләрдә ачыкларга сәләтле һәм авыруларны тикшергәндә дә, медицина тикшерүендә дә кулланылачак. Бу хакта Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиһазлар Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән җирле бюджет хисабына сатып алынды. Моңа кадәр үзәк район хастаханәсенә тагын бер күчмә УЗИ аппараты тапшырылды. Ул кискен патологияләрне тикшерү өчен кабул итү бүлмәсендә, шулай ук стационарда йөри алмаган пациентларны тикшерү өчен кулланыла башлады инде.

Яңа җиһазларда нәтиҗәле эшләү өчен Алабуга табиблары Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек кысаларында 2 нче республика клиник хастаханәсендә консультацияләр узачак.

Моңа кадәр үзәк район хастаханәсендә нибары ике УЗИ аппараты гына эшләде, калганнары тулысынча тузган иде инде.

Апрель аенда хастаханә яңа колоноскоп та алачак. Ул юан эчәклеккә диагностика максатларында эндоскопик тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Колоноскоп ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев инициативасы буенча «Махеев» хәйрия фонды хисабына сатып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев