Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк район хастаханәсенең компьютер томографиясе бүлмәсенә керү урынында янкорма төзергә планлаштыралар

Төзелеш эшләренең хәйриячесе — «Алабуга» махсус икътисади зонасы.

Компьютер томографиясен үтәргә теләүчеләрнең артуы һәм кешеләр арасында социаль дистанция саклауның мөһимлеген истә тотып, өстәмә янкорма төзүнең кирәклеге турында карар кабул ителгән. Бүгенге көндә компьютер томографиясен тәүлегенә 50-60 кеше уза. Баш эпидемиолог Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, компьютер томографиясе ясарга килгән барлык пациентларны кабул итү — бүген төп бурычларның берсе, әмма үз чиратыңны көтү өчен уңайлы бина кирәк. 
Район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, бина җылытылачак. Моннан тыш, икътисади зона стационарга махсус керү юлын яңартуга ярдәм итәчәк. Биредә ишек алыштырылачак, магнит йозак һәм пандус куелачак.
Элегрәк без «Алабуга» МИЗның Алабуга медицина хезмәткәрләренә берничә тапкыр ярдәм күрсәтүен язган идек. Алар безнең медикларга битлекләр, саклагыч костюмнар, термометрлар, шәхси саклану чаралары бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев