Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 1 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кеше COVID-19 белән авырган.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 16, Чаллыда — 10, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.

18 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 029 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 597 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 447 289 кешегә прививка ясалган. Шулардан 326 874 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев